Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре хөкем ителгән Е. белән аны тоту урынында очрашты. Әңгәмә барышында хөкем ителгән Е. 2019 елның 28 октябреннән 1 ноябренә кадәр ачлык игълан итүен, хәзерге вакытта ач тотуын туктатуын хәбәр итте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хөкем ителгән Е. 2019 елның 28 октябреннән 1 ноябренә кадәр ач торганда табиблар күзәтүендә булган.
Очрашу нәтиҗәсе буенча хөкем ителгән Е.га Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 2 нче төзәтү колониясендә булган башка вакантлы урыннар тәкъдим итү мөмкинлеген карау максатыннан, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчелегенә хат җибәрү турында карар кабул ителде.