Сайлаулар барышында гражданнар хокукларын саклауга күзәтчелек итү

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

  Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау көнендә, 2019 елның 8 сентябрендә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  сайлаулар барышында гражданнар хокукларын саклауга күзәтчелекне тормышка ашырды.

 Булган сайлау участокларында тавыш бирү барышын, сайлау комиссиясе әгъзалары гамәлләрен, шул исәптән сайлаучыларга бюллетеньнәр бирү, участок  сайлау комиссиясе  әгъзаларының гражданнарның документларын тикшерүен күзәтү оештырылды.

  Сайлау хокукларын саклау турында закон таләпләре тулысынча үтәлгән, хокук бозулар ачыкланмады.Тавыш бирү биналары бюллетеньнәр бирү урыннары, тавыш бирү өчен кабиналар һәм тавыш бирү әрҗәләре күзәтүчеләр күз уңында итеп җиһазландырылган, тавыш бирү өчен кабиналар тавыш бирүгә конституцион хокукны тәэмин итә, мәгълүмат стендларында сайлау бюллетеньнәренә кертелгән кандидатлар турында мәгълүмат бар, стендларга агитация материаллары урнаштырылмаган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International