Граждан мөрәҗәгате буенча тикшерү

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

  Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  “Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль” төбәк бүлеге вәкиле белән берлектә  Васильево бистәсендә  яшәүченең җылылык белән тәэмин итүгә кагылышлы мөрәҗәгате буенча “Торак компаниясе” җәмгыятен тикшерде.

   Мөрәҗәгать итүченең дәлилләре нигезле дип табылды, температура режимын кирәкле нормага китерү өчен квартирда җылылык системасына  һава чистарту җиһазлары кую турында карар кабул ителде. Мәсьәлә контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International