Казанның Авиатөзелеш районында чираттагы “Хокукый ярдәм көне” үтте. Аны “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстан бүлеге белән берлектә Вәкаләтле вәкил оештырды. Гражданнар пенсия билгеләү, социаль пособиеләр теркәү, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре, шул исәптән коммуналь хезмәтләргә түләү буенча мөрәҗәгать итте.