Гражданнарга торак-коммуналь хуҗалык, пенсия, гаилә, хезмәт. торак законнары, мираска хокук һәм милек бәхәсләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча профессиональ белгечләрдән консультацияләр алу мөмкинлеге бирелде.
Кабул итү барышында 61 мөрәҗәгать керде. Гражданнар күбрәк мирас теркәтү, пенсияләр, социаль пособиеләр һәм ташламалар билгеләү, торак шартларын яхшырту буенча мөрәҗәгать итте. Белгечләр гражданнарга тиешле аңлатмалар бирде, кирәк очракта судка мөрәҗәгать итү тәртипләрен аңлатты.