Гражданнарның хезмәткә хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт органнары үткәрә торган шактый эшкә карамастан, кызганычка каршы, проблемалар кала бирә. Татарстан Республикасында гражданнарның хезмәткә хокукларын яклау өлкәсендә проблемалы мәсьәләләр арасында эш хакы түләү буенча бурыч, предприятиеләрнең бөлгенлеккә төшүе, төрле милек формасындагы оешмаларда һәм предприятиеләрдә хезмәт законнарын саклау буенча тикшерүләр үткәрү, пенсия алды яшендәге гражданнарның хокукларын яклауны әйтергә була.
Гражданнарның хезмәткә хокукларын яклау өлкәсендә хәлне бәяләп, без рәсми статистикага гына түгел, халык арасында гамәлдәге вәзгыятьтән гражданнарның канәгать булуы мониторингы үткәрергә, аларны яклау ысулларына таянырга тиеш.