Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре җәза үтүче Б. белән К. ның туганнарының мөрәҗәгате буенча, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы 5 нче төзәтү колониясендә булып, аларны тоту шартлары белән танышты. Хөкем ителгән бу ике кешенең һәркайсы белән аерым сөйләшү булды.