Россия Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Совет рәисе сәфәре

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

6 – 7 март көннәрендә Казанда дүртенче ЮНЕСКО кафедралары Бөтенроссия конгрессында катнашу максатыннан килгән Россия Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Совет рәисе  Михаил Федотов булды.
   Бүген ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты. Очрашуда кеше хокукларын тәэмин итү, саклау һәм яклауда Совет белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International