“Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресләрендә пенсия законнарының актуаль мәсьәләләре тикшерелде

2019 елның 1 феврале, җомга

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршында эшләп килүче “Хокукый белемнәр мәктәбе”ндә пенсия законнарының актуаль мәсьәләләре тикшерелде. Өченче буын Университетында белем алучы тыңлаучылар алдында Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы идарәсенең гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Светлана Морозова чыгыш ясады. Ул гамәлдәге пенсия законнары турында сөйләде, тулы күләмдә үзвакытында пенсия билгеләүне билгеләүче күрсәткечләргә, норматив хокукый актларга, “Пенсия белән тәэмин итү” темасы кысаларында белергә тиешле төшенчәләргә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International