Сәрия Сабурская Идел буе транспорт прокуратурасы ачык форумында чыгыш ясады

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Форумда  прокуратура хезмәткәрләре, хокук саклау органнары, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә, мәгариф учреждениеләре, мәгарифне үстерү институты, Горький һәм Куйбышев тимер юллары җитәкчеләре һәм вәкилләре, Кеше һәм Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, Милли ата-аналар берлеге, Россия студентлар отрядлары, Яшь армия, аз хәрәкәтләнә торган кешеләр хокукларын яклау  буенча иҗтимагый оешмалар, башка иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм вәкилләре, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, барлыгы 200гә якын кеше катнашты.

 Чараны ачып, Идел буе транспорт прокуроры  Тимур Кебеков  чарада катнашучылар тикшерүенә куелган мәсьәләнең илнең, шул исәптән Идел буе транспорт төбәгенең тимер юлларында кешеләрнең имгәнүе сизелерлек кимүенә карамастан, актуальлеген югалтмавын билгеләп узды.

  Куйбышев тимер юлының Идел буе транспорт прокуратурасы башлангычы белән эшләнгән  транспорт вакыйгалары Картасы  гражданнарның имгәнүенә китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны  ачыклау буенча аналитик эш сыйфатын арттыру һәм  профилактик характердагы кулланыла торган көйләү чаралары срокларына  йогынты ясады.

 Сәрия Сабурская  Татарстан Республикасының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эше турында доклад белән чыгыш ясады һәм тимер юлларда һәм тимер юл кичүләрендә  гражданнарның иминлеген саклау буенча  гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне үтәү мисалларын китерде.

   Форум барышында төрле гражданлык җәмгыяте институтларыннан  бу юнәлештә эшне камилләштерү буенча өч дистәгә якын тәкъдим керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International