Мөрәҗәгать буенча тикшерү

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  Татарстан Республикасы Торак инспекциясе, Татарстан Республикасында Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау  өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсе, Баулы шәһәр прокуратурасы вәкилләре белән берлектә Баулы шәһәрендә яшәүченең аның торагын яшәү өчен яраксыз дип тану турында ведомствоара комиссия  үткәрү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгате уңаеннан күчмә тикшерү үткәрде. 

Үткәрелгән киңәшмә һәм торак йорт урынына барып тикшерү барышында торак йортның яшәү өчен яраксыз (яраклы) булуы буенча комиссиянең РФ хөкүмәтенең 2006 елның 28 гыйнварында дөнья күргән 47 нче карары таләпләренә туры китереп үткәрелмәве ачыкланды.

 

 Бу уңайдан Баулы районы башкарма комитеты җитәкчелегенә мөрәҗәгать итүченең торагын яшәү өчен яраклы (яраксыз) итеп тану буенча ведомствоара комиссия утырышын тиешенчә итеп үткәрергә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International