20 сентябрьдә Татарстан Республикасы Җәмәгатьчелек палатасында “Йортсызлар арасында җинаятьчелек профилактикасы” дигән темага түгәрәк өстәл үтте. Аны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” оештырды. Түгәрәк өстәлдә Казан шәһәре районнары башлыкларының социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, эре идарәче оешмалар вәкилләре һәм шәһәр пролициясе бүлекләренең җаваплы затлары катнашты.
Түгәрәк өстәл утырышында “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерциячел булмаган оешмасы эш нәтиҗәләре җиткерелде, социаль, хокукый һәм башка төр ярдәмгә мохтаҗларга, йортсыз гражданнарга, аз керемлеләргә булышлык итүгә юнәлтелгән хезмәттәшлек тәкъдим ителде.