Бүген, 2018 елның 17 сентябрендә, Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты һәм Саратов өлкәсендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты оешуга 20 ел тулу хөрмәтенә, Саратов шәһәрендә “Кеше хокуклары – дәүләтнең заманча үсеше индикаторы” темасына халыкара фәнни-практик конференция булды.
Конференцияне оештыручылар үз алларына кеше хокуклары үсеше, социаль хокукый дәүләтне камилләштерүнең актуаль проблемаларын карау һәм тикшерүне максат итеп куя.
Конференция бурычлары - идеяләр белән алмашу, хезмәттәшлекне ныгыту һәм уртак тикшеренүләр юнәлешләрен эзләү, гамәлдәге закон үзенчәлекләрен тикшерү һәм аны камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү, яңа элемтәләр урнаштыру һәм кеше хокуклары проблемаларына игътибарны юнәлтү.