Торак-коммуналь һәм идарәче оешмалар эшчәнлеге мәсьәләләре буенча күчмә тикшерүләр үткәрелде

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  “Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә  җәмәгатьчелек  контроле төбәк бүлеге”  оешмасы вәкиле  белән берлектә,   10 сентябрьдә торак-коммуналь хуҗалыгы һәм идарәче оешмалар эшчәнлеге мәсьәләләренә кагылышлы Казан шәһәрендә яшәүчеләр мөрәҗәгатьләре буенча  күчмә тикшерүләр үткәрде.

   «Космонавтов 44» торак ширкәте эшчәнлеген тикшереп шул ачыкланды,  торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү   торак бинага техник паспорттагы мәгълүматларга ярашлы рәвештә  ЕГРП тан бирелгән  таныклык нигезендә, гариза бирүче торагының гомуми мәйданыннан  чыгып башкарыла. Электр белән тәэмин итүдән өзү өлешендә кеше хокукларын бозу фактлары расланмады.  Торак-коммуналь хезмәтләренә түләү буенча расчетларны чагыштыру буенча гариза бирүче идарәче оешмага мөрәҗәгать итмәгән.  

   «УК Уютный дом»  ширкәте эшчәнлеген тикшергәндә,   “Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә  җәмәгатьчелек  контроле төбәк үзәге” оешмасы вәкиленә  тиешле белешмә эшләп йортның гомуми кирәк-яракларына исәпләүләрне  тикшерергә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International