Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 1 нче тикшерү изоляторында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, “Иҗтимагый күзәтү комиссияләре советы” президиумы рәисе Мария Каннабих, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Эдуард Хиалиев, Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе рәисе Лариса Расческова очрашу булды.
Мария Каннабих Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең тикшерү изоляторы эше, тикшерү астындагы кешеләрне тоту шартлары белән танышты. Балигъ булмаганнар белән сөйләште, хәзерге вакытта учреждениедә 14 балигъ булмаган үсмер бар, Мария Каннабих сак астында тотылучылар белән эшләүче психологлар һәм социаль педагоглар эше белән танышты.