Сәрия Сабурская Омскида Татарстан егетләре белән очрашты

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

 11 августта 242  нче һава-десант гаскәрләренең  өйрәнү үзәгендә Татарстан егетләре хәрби ант кабул итте. Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссары  Сергей  Погодин исеменнән Сәрия Сабурская әлеге тантанада катнашып, ветераннарны, кунакларны, яшь егетләрне һәм аларның ата-аналарын  олы вакыйга – Хәрби ант  кабул итү белән котлады.  

 Вәкаләтле вәкил  һава-десант гаскәрләренең безнең дәүләтнең куәте һәм горурлык символы булуын билгеләп үтте. Десантчылар – үз гомерләрен җаваплы һәм мактаулы эшкә багышлаган кыю һәм көчле рухлы кешеләр.

 «Бүген мин  хәрби часть командованиесенә, аның офицерлар составына, ел дәвамында сезнең белән булачак кешеләргә  мөрәҗәгать итәм, һәм сездән һәр хәрбигә аталарча игьтибарлы булуыгызны сорыйм, аларны өйдә туганнары һәм якыннары көтүен онытмавыгызны сорыйм, без аларның сәламәт, нык булып, үзенең гаиләсе һәм Ватаны хакына эшләргә әзер булып кайтуларын телибез”, – диде Вәкаләтле вәкил.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International