Чаллы шәһәрендә гражданнарны кабул иттеләр

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең гражданнарны кабул итүдә иң мөһим принципларының берсе – ачык булу. Республикада яшәүче һәркем  Сәрия Сабурскаяга шәхсән мөрәҗәгать итә ала. 2018 елның 24 июлендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары Марат Долгов белән  Чаллыга барып, гражданнарны кабул иттеләр. Халык белән Чаллы мэрының иҗтимагый кабул итү бинасында очраштылар.

 Кабул итүгә үз шикаятьләре белән 28 кеше килде. Гражданнарны  торак шартларын яхшырту, торак йортларга капиталь ремонт үткәрү, хезмәт һәм миграция мәсьәләләре  борчый. Күп кенә сораулар эш хакы, пенсияләр исәпләү һәм ташлама, субсидияләр алуга кагылышлы иде. Шулай ук җинаять эшләре буенча суд карары белән ризалашмауга, туганнарының иректән мәхрүм итү урыннарында тотылу шартларыннан канәгать булмауга кагыла торган   сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр дә булды.

 Шулай ук кабул итү вакытында гражданнар Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә 12 язмача мөрәҗәгать китерделәр, алар карау өчен кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International