Вәкаләтле вәкилнең Нурлатка эш сәфәре

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

 Эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны кабул итте, Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, авыл җирлекләре башлыклары һәм “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының җаваплы башкаручылары катнашында киңәшмә үткәрде, шулай ук Нурлат үзәк район хастаханәсендә булды.

 Нурлат шәһәрендә Сәрия Сабурская  гражданнарны кабул итте, анда Вәкаләтле вәкилгә аварияле торактан күчерү турында административ комиссия карары белән килешмәү турында 8 граждан мөрәҗәгать итте. Шулай ук гражданнар пенсия һәм хезмәт законнарына кагылышлы сораулары белән килде.

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил шулай ук Нурлатта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе, авыл җирлекләре башлыклары һәм “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының җаваплы башкаручылары катнашында эш киңәшмәсе үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International