Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Татарстан Республикасы Конституция суды вәкиле белән бергә гражданнарны кабул итте

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Бүген, 14 мартта,  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Аппараты хезмәткәре  Татарстан Республикасы Конституция суды вәкиле белән берлектә, “ Гражданнарның Татарстан Республикасы  норматив хокукый актларына шикаять белдерүе” темасына  гражданнарны кабул итте. Кабул итүне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты  консультанты Әлфия Габдрахманова һәм Татарстан Республикасы Конституция судының фәнни-аналитик бүлеге әйдәп баручы консультанты Рөстәм  Садыйков үткәрде.

 Граждан М.  авылларда яшәүчеләр өчен торак шартларын яхшырту буенча социаль программаны тормышка ашыру буенча консультация сорап мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүче  М.  хроник авыруларның каты формасы белән авыручы  затлар өчен социаль найм  килешүе буенча  торак бирү мәсьәләсе буенча белгечләрдән консультация алды. Граждан И.  күпфатирлы йортта ОДН исәпләү турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарыннан риза булмавы уңаеннан мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International