Хөкем ителгәннәр хастаханәсен урынга барып тикшерү

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

8 февральдә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  Татарстан Республикасының  Иҗтимагый күзәтү комиссиясе вәкиле белән  хөкем ителгәннәр К. һәм Н. белән әңгәмә кору максатыннан  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсенең  “16 нчы  медико-санитар часте” филиалының хөкем ителгәннәр  хастаханәсендә булды.  

 Хастаханәдә дәваланган  хөкем ителгән К. белән әңгәмә барышында тоту һәм дәвалау шартларына кагылышлы нинди дә булса шикаять булмады.

 Шул ук вакытта хастаханә  хакимияте  мәгълүматына караганда, якын арада хөкем ителгән К.   медицина оешмасында тикшеренү үтәчәк. Ул аны алга таба психик тайпылыш барлыкка килү (көчәю) яки башка каты авыру белән бәйле булганлыктан җәзаны үтәтүдән азат итүгә тәкъдим ителүче хөкем ителгәннәрне медицина тикшеренүе үткәртү  буенча махсуслашкан медицина комиссиясенә җибәрү буенча карар кабул итү максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International