Балык Бистәсе районында яшәүчеләр өчен  торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча тематик “Хокукый  ярдәм көне”

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Бушлай һәм уңайлы юридик ярдәм күрсәтү максатыннан, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Балык Бистәсе  җирле үзидарәләре,  “Торак-коммуналь хуҗалыгы  өлкәсендә җәмәгатьчелек  контроле төбәк үзәге”  коммерциячел  булмаган партнерлыгы,   “Татарстан Республикасында  күп фатирлы йортлар идарәчеләре  оешмалары берлеге” төбәк коммерциячел булмаган партнерлыгы” оешмасы, Татарстан Республикасы дәүләт торак инспекциясе белән берлектә, 15 ноябрьдә, Балык Бистәсендә яшәүчеләр өчен шушы райондагы идарәче компанияләр вәкилләрен чакырып, торак-коммуналь хуҗалыгы  мәсьәләләре буенча   тематик “Хокукый ярдәм көне” үткәрделәр.

 Ачылышта  Татарстан  Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм “Торак-коммуналь хуҗалыгы  өлкәсендә җәмәгатьчелек  контроле төбәк үзәге”  коммерциячел  булмаган партнерлыгы башкарма директоры Дмитрий Романов  чыгыш ясады.  Респуҗликасын Республикасында

  Гражданнар торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча 15 профессиональ юристтан консультация алу, лекция барышында  торак законнарындагы  соңгы үзгәрешләр, шулай ук аларны кызыксындырган сорауларны спикерларга  бирү мөмкинлеге алдылар. “Хокукый ярдәм көне”ндә  лекциядә 40 тан артык граждан катнашты, идарәче оешмалар, шулай ук чарада катнашу өчен чакырылган министрлыклар һәм ведомстволар  вәкилләренә мөрәҗәгать итүчеләргә, гражданнарга телдән тиешле аңлатмалар бирелде. Балык Бистәсе районында яшәүчеләр әйткән теләк-тәкъдимнәрне, сорауларны   башкарма комитет һәм район прокуратурасы, аларны уңай хәл иткәнгә кадәр эшкә алды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International