“Бердәм тавыш бирү көне”ндә җәмәгатьчелек ярдәмчеләре республика районнарындагы участок сайлау комиссияләре биналарын тикшерде

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

10 сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә,  Татарстан Республикасының 38 муниципаль районы территориясендә  муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына өстәмә депутатлар сайлаулар узды. Республикада 154 мандат бар иде. Сайлауларга сайлаучыларның 45,6 проценты килде.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе белән бергәләп хезмәттәшлек итү турында килешү кысаларында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре  Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы участок сайлау комиссияләре биналарында тикшерү үткәрде.

Җәмәгатьчелек ярдәмчеләре  инвалид булган сайлаучылар өчен сайлау участокларында шартлар булдыруга, Россия Үзәк сайлау комиссиясенең 2017 елның 9 августында дөнья күргән 96/832-7нче “Россия Федерациясендә сайлаулар үткәргәндә инвалид булган  Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларын тормышка ашыру буенча тәкъдимнәр турында” карары таләпләрен саклауга  аерым игътибар бирде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча җәмәгатьчелек ярдәмчеләре Вәкаләтле вәкил адресына мәгълүмат җибәрде. Бердәм тавыш бирү көнендә сайлаулар 156 сайлау участогында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International