"Кайнар элемтә"

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

2017 елның 21 августында Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә,  бала туучылар санын арттыру һәм балалы гаиләләрне яклау буенча чаралар турында тәкъдимнәр өчен  “кайнар элемтә” оештыра.

Эш вакыты иртәнге 9 дан 17 сәгатькә кадәр.

Аралашу өчен телефон:  (843) 236-00-71.

“Кайнар элемтә”дә Татарстан Дәүләт Советының хатын-кыз-депутатлары, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре катнаша.

Хөрмәтле гражданнар! Без сездән Татарстан Республикасында һәм тулаем Россия Федерациясендә демографик вәзгыятьнең актуаль проблемаларын тикшерү темасы буенча шалтырату һәм тәкъдимнәр көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International