ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

 2018 елның 22 июнендә министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар белгечләреннән, аерым алганда,   Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокукый идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Татарстан Республикасы Конституция суды Аппараты, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстандагы идарәсе, Росреестрның Татарстандагы идарәсе, Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе, Россия Пенсия фондының Татарстандагы идарәсе, Татарстан Республикасы Адвокат палатасы һәм Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы белгечләреннән торган   мобиль информацион – консультация төркеме Әгерҗе муниципаль районының Кырынды  һәм Исәнбай авыл җирлекләрендә  бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча халыкны кабул итте. Үзләрен борчыган проблемаларны хәл итү максатыннан әлеге районнан белгечләргә 73 кеше мөрәҗәгать итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International