19 апрельдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская инвалидлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен массакүләм физкультура дәресләре оештыру мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы үткәрде.
Кабул итү барышында Россия Федерациясе чикләреннән мәҗбүри административ чыгарып җибәрү рәвешендә административ җәза билгеләү турында суд карарлары кабул ителгән гражданнар сораулары да өйрәнелә. Мәҗбүри чыгарып җибәрү рәвешендә административ җәза чаралары билгеләү турында судлар карарлары белән килешмәү, чит ил гражданнарын вакытлыча тоту урыннарында озак тоту – төп мәсьәләләр булып тора. Гаиләләре булган, РФ гражданлыгына ия хатыннары, балалары булган, РФ чикләреннән административ чыгарып җибәрүгә дучар ителгән кешеләрдән мөрәҗәгатьләр күп. Асылда гаилә таркала, гаилә бердәмлеге принцибы, бала хокукы бозыла.