ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 Бүген Казан федераль университетының юридик факультетында  «Voices+» Европа тикшеренүләре кысаларында Жан Монне  үзәге чаралары кысаларында “Бүгенге җәмгыятьтә мигрантларны яраклаштыру практикасы: Европа берлеге һәм Россия мисалы” темасына Халыкара фәнни-практик “түгәрәк өстәл” утырышы башланды. Әлеге халыкара чарада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Әдилә Хәлимова тәбрикләү сүзе белән чыкты. Бүгенге чараны ачу тантанасында шулай ук КФУның юридик факультеты деканы Лилия Бакулина, «Voices+» Европа тикшеренүләре өлкәсендә Жан Монне үзәгенең академик координаторы, КФУның юридик факультеты деканының халыкара эшчәнлек буенча урынбасары Рөстәм Дәүләтгильдеев, Европа берлегенең Россия Федерациясендәге вәкиллегенең миграция мәсьәләләре буенча сәяси киңәшчесе Адриан Георгиев, Татарстан Республикасы Прокуратурасының 5 нче бүлеге  прокуроры  Рамил Әхмәтҗанов, шулай ук РФ Юстиция министрлыгының Татарстандагы вәкилләре, Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International