Чираттагы дәрес пенсия яшендәге гражданнарның шәхси финанслар белән идарә итү өлкәсендә, банк карталары белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүдә белемнәрен һәм күнекмәләрен арттыруга, аларны алдакчылардан саклауга багышланган иде. Тупланган акчаларын карак-угрылык гамәлләреннән саклау юллары турында доклад белән Россия Кулланучылар хокукларын яклауга күзәтчелек итүче оешмасының Татарстандагы идарәсе кулланучылар хокукларын яклау бүлеге баш белгече-эксперты Венера Фәйзуллина чыгыш ясады