ОМС полисы безгә бушлай медицина ярдәме алуны гарантияли.Әмма күп кенә пациентлар табибка чират бик озын, озак көтәргә туры килә дип зарлана. Ә кайбер вакытта кичектерергә ярамаган чаклар була. Шуңа күрә һәркем мәҗбүри иминият системасында эшләүче медицина учреждениеләрендә кабул итүнең вакыты турында белергә тиеш.