Аерым финанслау таләп иткән мөрәҗәгатьләрне муниципаль районнан республика программаларына кертергә тәкъдим ителә. Моннан тыш, Лаеш муниципаль районы җаваплы башкаручыларына андый мөрәҗәгатьләрне даими күзәтеп барырга киңәш ителә. Киңәшмәдә һәр мөрәҗәгатьне карауга игътибарлы булу, атна саен җирлекләр башлыклары белән киңәшмәләр үткәрү, кабул ителә торган чаралар турында системага актуаль мәгълүмат урнаштырып бару тәкъдим ителде.