Сәрия Сабурская Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары белән очрашуда катнашты

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

   Видеоконференция  режимында  очрашуда  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчелеге, республика Прокуратурасы вәкилләре катнашты.

 Яклар Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе белән җинаять-башкару системасының үзара эшчәнлеге актуаль мәсьәләләрен тикшерделәр.

  Төбәк омбудсманы Сәрия Сабурская Эдуард Хиалеев тәкъдимен яклап,  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты вәкилләренең күп еллар буе  Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары һәм төзәтү учреждениеләре җитәкчелеге белән тыгыз эшләвен билгеләп үтте.  

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисенең бергәләп  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында гражданнарны кабул итәчәге турында карар кабул ителде. Кабул итүгә   (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International