Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

   4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Вәкаләтле вәкил котлавын җиткерде.

  “Кадерле татарстанлылар, сезне  тирән тарихи тамырлары булган һәм хокукый гражданлык җәмгыятендә бердәм күп милләтле халык булып яшәүгә  омтылышны символлаштыручы шушы матур бәйрәмнәр белән котларга рөхсәт итегез.

   Татарстан Конституциясе  шәхес хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итү, гражданлык теләктәшлеге принципларына корылган, тарихи, милли һәм  рухи традицияләрне, мәдәниятләрне, телләрне  саклауга һәм үстерүгә, гражданлык тынычлыгы һәм милләтара татулыгын тәэмин итүгә булышлык итә.

 Сезгә, кадерле Татарстан халкы, чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык һәм бәхет, киләсе көнгә ышаныч, уңышлар һәм күңел күтәренкелеге телим”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International