Республикада предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре белән уртак очрашулар дәвам итә, аларның максаты – республикада яшәүчеләрнең хезмәткә хокукларын бозуны кисәтү, булдырмау.
Семинар-киңәшмәдә Апас, Кайбыч һәм Кама тамагы районнары предприятие һәм оешмаларыннан 150 дән артык вәкил катнашты. Анда хезмәткәрләрнең хезмәткә хокукларын саклауда төп аспектлар сөйләнелде.