Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Буада узган киңәшмәдә катнашты. Анда хезмәт законнарын саклау, шул исәптән, предприятие һәм оешмаларда кадрлар һәм башка документларны саклау, исәпкә алуга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.
Сәрия Сабурская хезмәткәрләрнең хезмәткә хокукларын саклау турындагы докладны тәкъдим итте. Семинар барышында эш хакы, хезмәт мөнәсәбәтләре, хезмәтне саклау, шулай ук пенсия алды яшендәге гражданнар белән эшләү үзенчәлекләре һәм предприятиеләрнең кадрлар документларын саклауны тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде.