Татарстан Республикасында хәзерге вакытта пенсия алды яшендәге 126 меңгә якын эшләүче граждан яши.
Бүгенге көндә республикада мәшгульлек хезмәте органнарының консультацион пунктлары бар. Һәр мәшгульлек хезмәтендә пенсия алды яшендәге кешеләр белән эшли торган аерым белгечләр бар. Белгечләр аларны өйрәтүгә һәм кабаттан икенче һөнәргә өйрәтүгә булышлык күрсәтә. Андый белгечләр республиканың Дәүләт хезмәт инспекциясендә дә бар.
Сәрия Сабурская шулай ук тематик “кайнар элемтә”ләр оештыру турында да сөйләде. Агымдагы елның 15 апрелендә шушы темага оештырылган “кайнар элемтә”гә пенсия алды яшендәге кешеләрдән 14 шалтырату булды, аларны эшкә урнашу, хезмәт шартлары, вакытында хезмәт хакы түләмәү, хезмәт мөнәсәбәтләрен өзү мәсьәләләре кызыксындырды.