Мөрәҗәгать уңаеннан тикшерү

21 июнь 2019 ел., җомга

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә  “Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Казан кадет мәктәп-интернаты”нда баласының укуга хокукы бозылу турында гражданка Ж. мөрәҗәгать итте.

  Шушы уңайдан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  урынга чыгып Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаменты вәкилләре катнашында мәктәптә тикшерү үткәрде.

 Киңәшмә йомгаклары буенча “Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Казан кадет мәктәп-интернаты” директоры Р.Ш.Юнысовка мәгариф учреждениесендә уку-тәрбия эшен оештыруны камилләштерү турында тәкъдимнәр әйтелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования