“Кайнар элемтә” йомгаклары

21 июнь 2019 ел., җомга

  “Кайнар элемтә”гә 50 гә якын кеше шалтыратты, гражданнар төрле сораулар: алимент түләмәү, опека һәм попечительлек билгеләү, социаль яклау кризис үзәкләре эше һәм башкалар турында шалтыратты.

  Балаларны караучысыз калдыру һәм гаиләдә җәберләүгә кагылышлы хәвефле шалтыратулар булды, алар полиция бүлекләренә тапшырылды.

  Гражданнар ата-аналар аерылышканнан соң балалар белән аралашу тәртибе турында киңәшләштеләр, балалар бакчаларында урыннар җитмәү турында шалтыратулар булды.

  Бу мәсьәләләрнең барысы да Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, Прокуратура һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан “кайнар элемтә”гә шалтыраткан  гражданнар проблемаларын хәл итүдә  булышлык күрсәтү өчен эшкә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования