Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы районнары бүлекләренең мәҗбүри тоту урыннарын тикшерү

2019 елның 21 июне, җомга

21 июнь 2019 ел, җомга

   Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының  шәһәр округлары һәм муниципаль районнарындагы бүлекләренең   мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын яклау буенча уртак тикшерүләр үткәрү графигына ярашлы рәвештә,  Татарстан Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратлары хезмәткәрләре 19, 20 июнь көннәрендә  Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы районнары бүлекләрендәге мәҗбүри тоту урыннарын тикшерде.

 Тикшерүнең максаты – эчке эшләр органнарының вакытлыча тоту урыннарында һәм махсус бүлмәләрендә тоту шартларын өйрәнү, һәм анда тотылучыларның хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен саклау иде.

  Үткәрелгән тикшерү  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Эчке эшләр министрлыгының планлы тикшерүләренең берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International