Сәрия Сабурская омбудсманнарның халыкара Баку конференциясендә катнаша

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Сәрия Сабурская  халыкара конференциядә катнашучылар алдында  хөкем ителгәннәрнең җәза үтү вакытында һәм аннан соң хокукларын саклауга  булышлык итү турында доклад белән чыгыш ясады, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең дәүләт органнары һәм гражданлык җәмгыяте институтлары белән үзара хезмәттәшлеген киңрәк яктыртты.

  «Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм башкарма хакимиятнең федераль органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнары белән хезмәттәшлегебез нәтиҗәле булып тора» -  дип ассызыклады Сәрия Сабурская.

   Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил башка дәүләтләр гражданнары авыр хәлдә калган вакытта ярдәм күрсәтүдә төрле яклы ярдәм кирәклеге, партнерлыгы турында положениене конференция  Меморандумына  кертүне карау турында тәкъдим кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International