Халыкка уңайлы һәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү максатыннан, шулай ук гражданнарны хокукый агарту максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстан бүлеге белән берлектә пенсия, гаилә, хезмәт, торак законнары мәсьәләләре буенча “Хокукый ярдәм көне” үткәрә.
Гражданнарга профессиональ белгечләрдән торак-коммуналь хуҗалыгы, хезмәт, гаилә, пенсия, торак законнары буенча, мираска хокук һәм милек бәхәсләре турында консультация алырга мөмкин булачак.