1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне балалар күңелендә иң якты, шатлыклы вакыйга буларак сакланып кала.Бу көнне Апас район сабан туе уза торган тугай үзгәреп, төрле төсләргә киенде, балалар тавышыннан, күңеллелектән шаулап торды. Бәйрәмнең кечкенә кунаклары өчен бай программа әзерләнгән иде.
Мәйданда Экология елына багышланган концерт барды. Укуда һәм спортта зур уңышларга ирешкән укучылар мәйдан буйлап тантаналы йөреш ясады. Алар артыннан быел беренче тапкыр беренче сыйныфка барачак сабыйлар барды. Аларга “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясендә катнашучылардан һәм “Свияга” агрофирмасыннан мәктәп әсбаплары тутырылган букчалар тапшырылды. Республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр аерым хөрмәткә лаек булды. Шулай ук спонсорлар ярдәме белән 40 бала Кырымга ял итәргә барачак.