Сәрия Сабурская юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты

30 май 2019 ел., пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров рәислегендә узган юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты.

   Утырышта  юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү, ике елдан азрак  машина йөртү стажы булган автомобильчеләр гаебе белән килеп чыккан аварияләр, хөкүмәт элек кабул иткән карарларны тормышка ашыру турында  Татарстан Республикасында баш  юл инспекторы Ленар Габдурахманов  хисап тотты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования