Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре тоткыннарның җәзаны үтәтүдән вакытыннан алда шартлы рәвештә азат итүгә, үтәп бетерелмәгән җәза өлешен йомшаграк җәза төренә алыштыруга, төзәтү учреждениесе төрен алыштыруга һәм җиңелрәк шартлар булган урынга күчерүгә кагылышлы юлламаларын карау буенча комиссия эшендә катнашты. Комиссия 15 тоткынны кабул итте.