Татарстан Республикасында наркотиклар кулланучыларны тормышка яраклаштыру һәм тернәкләндерү белән шөгыльләнүче оешмалар эшчәнлеген күзәтү максатларында Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы вәкиле белән “Альтернатива” клиникасын тикшерде, әлеге дәвалану-тернәкләндерү үзәгендә наркотик һәм алкоголь бәйлелегеннән котылу өчен наркологик һәм психотерапевтик ярдәм алырга мөмкин.
Тикшерү барышында бүлмәләр каралды, социаль адаптация узучы кешеләр белән сөйләшүләр алып барылды, шикаятьләр булмады.