Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Татарстан Дәүләт Советының  кырык сигезенче утырышы  2019 елның 5 июнендә иртәнге унда башлана. Бүген параламент Президиумы шундый карар кабул итте. Әлеге утырышта алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауны билгеләү мәсьәләсен карау күздә тотыла.

 Быел гамәлдәге бишенче чакырылыш Дәүләт Советының  вәкаләтләре  тәмамлана. Парламент депутатларын сайлауны  Конституция положениесенә һәм республиканың Сайлау кодексына ярашлы рәвештә  Дәүләт Советы билгели. Сайлау көне  булып сентябрьнең икенче якшәмбесе тора. 2019 елда ул 8 сентябрьгә туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International