Россия юристлары ассоциациясенең Татарстандагы төбәк бүлеге һәм составына Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре кергән мобиль мәгълүмат-консультация төркеме Мамадыш шәһәрендә һәм Мамадыш муниципаль районының Красногорск авыл җирлегендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул иттеләр.