“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасындагы мөрәҗәгатьләрне үтәү сыйфатына күзәтчелек йомгаклары буенча эш киңәшмәсе үтте

2019 елның 5 апреле, җомга

  4 апрельдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил кушуы буенча, Аппарат хезмәткәрләре  Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Норлат, Чирмешән һәм Чистай муниципаль районнары  башкарма комитетлары җитәкчеләрен һәм җаваплы башкаручыларын чакырып, Чистай муниципаль районында  күчмә эш киңәшмәләрен үткәрүне дәвам итте.

   Киңәшмәдә “Планлаштырылган” статуслы мөрәҗәгатьләрне үзвакытында үтәү һәм “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына 2019 елда  килгән  мөрәҗәгатьләрне карау буенча җаваплы башкаручылар эш планы тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International