Юридик белемнәрне таратуга булышлык итү максатыннан һәр ай Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге белән берлектә “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресләрен үткәрә.
Чираттагы дәрес бүген Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлегендә үтте. Анда ике актуаль тема: “Финанс куркынычсызлыгы кагыйдәләре” һәм “Гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтүгә дәүләт гарантияләре программасы” каралды.
Россия Сбербанк куркынычсызлык хезмәте вәкилләре “өченче буын” Университеты студентларына мәгълүматлар алдакчыларга эләксә нишләргә, банк карталарыннан ничек файдаланырга, акчаны ничек сакларга, шуларны аңлаттылар.