1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш старт алды

2 апрель 2019 ел., сишәмбе

Апас һәм Кайбыч районнары буенча хәрби комиссары Илшат Паймурзин  сүзләренчә, хәрби комиссариатта язгы чакырылышка әзерлек эшләре март аеннан ук башланган. Язгы чакырылышта 142 егет хәрби комиссариатка килеп  тикшерү-күзәтү эшләре башкарырга һәм шулар арасыннан барлык таләпләргә җавап биргәннәрен сайлап 35 егетне хәрби хезмәткә озатырга исәплиләр.

Беренче апрель көнне язгы чакырылыш комиссиясе узды. Егетләрнең һәрберсе җентекләп тикшерү узганнан соң, аерым сөйләшүләр булды. Соңгы елларда егетләрнең күбесе физик яктан чыныгуга зур игътибар бирә. Үз теләкләре белән хәрби хезмәткә барырга теләк белдерүчеләр дә аз түгел. Сәламәтлек торышы буенча проблемалары булганнарын кабат тикшерү узарга җибәрелде. Укуларын дәвам итүчеләргә кичектерү бирелде. Закон бозулар, хокук бозулар булмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования