“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы Баш модераторының контрольдәге мөрәҗәгатьләре

2 апрель 2019 ел., сишәмбе

“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән күп санлы мөрәҗәгатьләр һәм аңа комментарийлар (746 дан артык) уңаеннан, 1 апрельдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Аппараты хезмәткәрләре Казан шәһәре башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә Салмачы бистәсенең Үзәк урамы юлын норматив торышка китерү буенча күчмә тикшерү үткәрде. 

 Тикшерү барышында шул ачыкланды, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте Салмачы бистәсенең Үзәк урамында мәҗбүри вакытлы чара буларак юл чокырларын ямаган.

 Шуның белән бергә гомуми кулланудагы юлларда гражданнарның иминлеген тәэмин итү максатыннан  Салмачы бистәсендәге Үзәк һәм Кол Гали урамнары тротуарларын  норматив торышка китерергә кушылды. Әлеге мөрәҗәгатьләрне үтәү системаның баш модераторы – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования