Хөкем ителгәннәр өчен “Хокукый ярдәм көне” үтте

2019 елның 29 марты, җомга

2019 елның 29 мартында  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 10 нчы төзәтү колониясендә,  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә  хөкем ителүчеләр өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрде.
 Анда 42 тоткын мөрәҗәгать итте.
   “Хокукый ярдәм көне”ндә  чарада катнашучыларга  гражданнар түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать итте: суд карарлары белән  килешмәү һәм аларны кире кагу тәртибе, күрешүләр оештыру, пенсия мәсьәләләре, нотариаль гамәлләр үтәү, хокукый сораулар буенча аңлатмалар бирү, шул исәптән законнарда үзгәрешләр буенча. 
  Һәр мөрәҗәгатькә шәхси карточка булдырылды. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча  җаваплар һәм тиешле аңлатмалар бирелде. Кайбер мөрәҗәгатьләр, шул исәптән күрешүләргә кагылышлылары, эшкә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International